Татарстанда РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмаларының саны 50 меңгә арткан

2021 елның 15 октябре, җомга

"Бер атна эчендә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган язмаларның артуы 47 мең тәшкил итте", - дип хәбәр итте брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Бу республикада яңа COVID-чикләүләр һәм мәҗбүри QR-кодлар кертүгә бәйле. Әлегә кадәр сайттан файдаланмаган өлкән яшьтәге татарстанлылар теркәлә башлады.

Искәртеп узабыз, 11 октябрьдән Татарстанда вакцинацияне раслаучы QR-кодлар кертелде, ул соңгы 6 айда коронавирус белән авыру, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк, COVID-19 вакцинацияләнмәгән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция.

Бүгенге көндә республикада 2,5 млн. нан артык кеше дәүләт хезмәтләрендә исәпкә алына.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, Татарстан КФҮ көчәйтелгән эш режимына күчкән. Аерым алганда, алар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк - белгечләр халыкны дәүләт хезмәтләрендәге хисап язмасын раслау өчен кабул итәчәк.

"КФҮнең эш графигы арттырылды, алар иртәнге сәгать 7дән эшли башлады", — дип сөйләде Айрат Хәйруллин.

Шимбә көнне КФҮ гадәти график буенча, якшәмбе көнне 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Министр искәрткәнчә, хисап язмасын мөстәкыйль рәвештә банк кушымталары аша да расларга мөмкин.Бүген мондый мөмкинлек Сбербанк, Ак Барс Банк, Тинькофф Банк, ВТБ банкы, Банк почтасы, ПСБ Банк, МТС Банк, СКБ банк һәм Авангард банкы клиентларына бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International