ИТ-парк Россия венчур форумы кысаларында берничә килешү имзалады

2024 елның 26 апреле, җомга

25-26 апрельдә Казанда Россия венчур индустриясенең төп вакыйгасы – Россия венчур форумы узды. РВФ Казанда 2005 елдан бирле үткәрелә, быел программа ике көн дәвам итте һәм конференцияләр, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм төрле проектлар күргәзмәсен үз эченә алды. 2024 елның төп темасы -  «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге».

Казан ИТ-паркы форумда 11 ИТ-стартап тәкъдим итте, алар арасында җитештерүләр өчен цифрлы инструкцияләр системасы, Fluctio һәм SmartFarm резидентларыннан авыл хуҗалыгы роверы, «Метаскан», «AR-сервис», «Бумеринго», «Present simple», «iRemember», «CoinConnect», «вИИзуал», «Innoprog», «Future_GO» студентлар стартаплары.

Форумның беренче көнендә ИТ-парк командасы һәм партнерлары тарафыннан «ИТ-компанияләр үсешендә кластерлы алым» түгәрәк өстәле үткәрелде, анда экспертлар ИТ-парк стартаплары һәм резидентлары үсеше өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар, шулай ук ИТ-парк Стартап Хабы базасында ясалма интеллект кластеры ачылуы турында сөйләделәр. Икенче көнне форумда катнашучылар өчен ИТ-паркның гадәттәге стартап-иртәнге ашы узды, аның барышында өч стартап форум экспертлары алдында үз проектларын яклады. 

Шулай ук форум кысаларында тантаналы шартларда «ИТ-парк» югары коммуникацияләр өлкәсендә т ехнопарк» ДАУ директоры Руслан Власов йөзендә хезмәттәшлек турында берничә мөһим килешү имзаланды:

  • директор Дамир Галиев йөзеннән «ТР Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән;
  • «Мәскәү инновацияләр агентлыгы» Мәскәү шәһәренең дәүләт бюджет учреждениесе белән генераль директор урынбасары Максим Власов йөзеннән;
  • «Эшкуарлык методологиясе» ҖЧҖ белән генераль директор Ярослав Ширшов йөзеннән;
  • «Френдли ВиСи» АҖ белән директоры Сергей Бруев йөзеннән.

Яклар эшлекле элемтәләрне ныгытырга, технологик инвестиция мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм гамәлгә кертүгә ярдәм итәргә килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International