Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләрен цифрлаштыру тәртибе регламентлаштырылды

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 866 нчы карары белән Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең мәгълүмат системаларын эшләгәндә һәм модернизацияләгәндә башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлеге тәртибе расланды.

Бүген Татарстан Республикасында 55ләп мәгълүмат системасы бар. Алар арасында: «ТР Электрон мәгарифе», «ТР агросәнәгать комплексы», «ТР Милли электрон китапханәсе», «Халыкның социаль регистры» һ.б. Бу системалар республиканың күпчелек министрлыклары һәм ведомстволары эшчәнлеген оптимальләштерә.

Ведомстволарның яки муниципалитетларның мәгълүмат системасын булдыру яки аны модернизацияләү кирәклеге барлыкка килсә, алар үз гаризаларын Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгына җибәрәләр. Барлык гаризалар ведомствога «бер тәрәзә» принцибы буенча килә.

ТР Цифрлы трансформация үзәге биш көн дәвамында гаризага алдан экспертиза үткәрә, тәкъдим ителгән карарның максатчанлыгын һәм нәтиҗәлелеген билгели. Уңай бәяләнгәндә гариза эшкә алына, проект уставы формалаша һәм бюджет планлаштырыла. Проект ахырында игълан ителгән һәм факттагы күрсәткечләрне чагыштыру үткәрелә.

Яңа тәртип барлык процессларны да үтә күренмәле һәм аңлаешлы итәргә генә түгел, ә кертелә торган карарларның нәтиҗәлелеген һәм төрле ведомстволарның санлы проектларының уңышлылыгын күрсәтергә дә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International