Цифрлы үсеш министрлыгы апрель һәм май айларында татарстанлылар куллана алачак «Дәүләт ачкычы» мөмкинлекләре турында хәбәр итә

2024 елның 29 марты, җомга

«Дәүләт ачкычы» (Госключ) - Россия Цифрлы үсеш министрлыгының юридик яктан әһәмиятле документларга электрон рәвештә кул кую өчен кушымтасы. Ул сертификатны бушлай алырга һәм көчәйтелгән квалификацияле яки квалификациясез имза (УКЭП яки УНЭП) төзергә мөмкинлек бирә. Кушымтада документларны имзаларга, Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Дәүләт ачкычы» белән интеграцияләнгән коммерция мәйданчыкларында килешүләр төзергә һәм башка юридик яктан әһәмиятле гамәлләр башкарырга мөмкин.

Яз ахырына кадәр «Электрон балалар бакчасы» МС - ата-ананың шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә һәм балалар бакчасы белән килешү төзүгә «Дәүләт ачкычы» мөмкинлеген кулланып, имзалауны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаның функционалы киңрәк, аның кулланылышы 63-ФЗ номерлы Федераль закон белән көйләнә һәм өстәмә килешүләр таләп итми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International