Хәрби элемтәче көнендә Казан телеманарасы бәйрәм утлары белән яктырачак

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Ел саен 20 октябрьдә Россия армиясендә Хәрби элемтәче көне - барлык хәрби хезмәткәрләрнең һәм элемтә гаскәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Хәрби элемтә тыныч һәм хәрби вакытта Кораллы көчләр белән идарә итүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Элемтәнең торышына һәм функцияләшүенә гаскәрләр белән җитәкчелек итүнең оперативлыгы, хәрби чараларны һәм коралны үз вакытында куллануы, илнең гомуми оборона сәләте бәйле.

Бу бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы бүген 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр бәйрәм утын кабызырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International