Тикшеренү: Татарстан ИТ-белгечләренә ачык вакансияләр саны буенча ТОП-4 төбәкләр исемлегендә

2024 елның 26 марты, сишәмбе

«Технократия» компаниясе һәм hh.ru 2023 елда һәм 2024 ел башында хезмәт базарында ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр турындагы мәгълүматны анализладылар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 2023 елда ИТ-белгечләр өчен ачык вакансияләр саны 20% ка арткан.

Тикшеренүнең төп нәтиҗәләре

· 2023 елда ачык вакансияләр саны 20% ка арткан: 2022 елда hh.ru порталында ИТ-белгечләр өчен 555 меңнән артык позиция ачылган. 2023 елда бу күрсәткеч 634 мең вакансиядән артып киткән.

· Процент нисбәтендә система аналитикларына ихтыяҗ күбрәк арткан: 2023 елның феврале белән 2024 елның феврален чагыштырганда система аналитиклары өчен ачык вакансияләр саны 117% ка арткан.

· Иң зур иүтыяҗ – Java-төзүчеләр. Алар өчен компанияләр уртача 1,5 меңнән артык вакансия ача һәм күбесенчә 3 елдан 6 елга кадәр тәҗрибәле белгечләр эзли. Шулай ук PHP һәм Python белгечләренә ихтыяҗ зур.

· «Мәгълүмати технологияләр» өлкәсе вәкилләрен ешрак эшкә алалар – һәр ай саен ИТ-компанияләр 10 меңнән артык вакансия ачкан. Шул ук вакытта ачык вакансияләр саны буенча ТОП-3 компанияләр исемлегенә Сбер, Тинькофф һәм Иннотех керә.

· "ИТ га эләгү" өчен иң ачык эш юнәлешләре: проектлар белән идарә итү, Flutter-эшләнмә һәм Android-эшләнмә. 

· 2023 елда белгечләр өчен вакансияләрнең 37 проценты читтән торып эшләү форматын күздә тоткан. 2022 елда бу күрсәткеч 25% тәшкил иткән. Шул ук вакытта гибрид форматтагы вакансияләр өлеше шулай ук 2022 елда 6,9% тан 2023 елда 9,3% ка кадәр арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International