Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ИХО илләренең 15 делегациясе булды

2023 елның 19 мае, җомга

Технопаркка взитлар «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумын уздыру көннәрендә халыкара элемтәләрне җайга салу һәм уртак стартапларны үстерү буенча хезмәттәшлек максатыннан узды.

Иран Республикасы, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, ЮАР һәм башка ИХО илләреннән делегация вәкилләре Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның инфраструктурасы белән таныштылар.

Кунакларга бинаның төп локацияләре, шул исәптән Идел буендагы иң зур инновацион мәйданчык - «Киберпарк Арена», Балалар ИТ-паркы, «Цифрлы китапханә» (коворкинг), шулай ук стартап проектларны үстерү өчен мәйданчык - «Startup Hub» тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, форумда ИТ-парк аерым стартап-зона әзерләде, шулай ук Иран Ислам Республикасының Фарс провинциясе, Шаһидә Бехешти исемендәге Университет, шулай ук Шираз университеты технопаркы (Иран) һәм Innostage компанияләр төркеме белән "Ниятләр турында Меморандум" имзалады.

Хезмәттәшлек Россия һәм Иранның ИТ-компанияләре арасында ике яклы компетенцияләр, технологияләр һәм карарлар экспортына юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International