Татарстан Дәүләт хезмәтләре хәзер ВКонтактеда

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

ВКонтакте социаль челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләренең рәсми каналы эшли башлады. Анда файдалы мәгълүмат, анонслар һәм яңалыклар бастырылачак. Тиздән каналда Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның декабрь башына Татарстан Россиядә беренче булып барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерде. Бүгенге көндә халыкка 319 мөһим хезмәт күрсәтелә. Порталда 2,9 млн шәхси кабинет теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International