Казанның 183 нче гимназиясе укучылары кибер янаулар төрләрен өйрәнделәр

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

17 мартта Казанның 183нче гимназиясендә «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль янауларны тикшерәбез» дигән темага «Цифрлы дәрес» бөтенроссия проекты кысаларында оештырылган дәрес үткәрелде. Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев киберҗинаятьчеләргә ничек каршы торырга кирәклеге турында сөйләде. Дәрес өчен укыту материаллары «Лаборатория Касперского» АҖ белән берлектә эшләнгән.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, цифрлы технологияләрнең кешенең көндәлек тормышына актив үтеп керүе белән беррәттән шәхси мәгълүматларны яклау мәсьәләләре дә кискенләшә бара.

"Мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен белү - бүгенге кеше тормышының аерылгысыз өлеше, ә шәхси мәгълүматларны яклый белү – 21 гасырның мөһим гадәте", - дип ассызыклады ул.

Дәрес кысаларында Альберт Яковлев кибер куркынычсызлык нигезләре, җайланмаларда мәгълүматны саклау, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә белгечләр һәм смартфоннар өчен саклагыч чишелешләр эшләүчеләр эше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International