ИТ-парк һәм «Идея» технопаркы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2023 елның 17 марты, җомга

Бүген Startup Tour 2023 кысаларында «Идея» технопаркы һәм ИТ-парк арасында «Сколково» фонды эшләренең төрле юнәлешләре кысаларында инновацион компанияләргә һәм проектларга ярдәм итү буенча килешү имзаланды. Документларга «ИТ-парк» ДАУ директоры Руслан Власов һәм «Идея» технопаркы генераль директоры Диас Сафин кул куйдылар. Тантана Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм «Сколково» вице-президенты Юрий Сапрыкин катнашында узды.

Документ нигезендә, ИТ-парк, фонд операторы буларак, Татарстан Республикасы территориясендә «Сколково» фондының төбәк операторы функцияләренең бер өлешен башкару өчен «Идея» технопаркы йөзендә операторны җәлеп итә. Үз чиратында «Идея» технопаркы «Промтех» һәм «Энерготех» кебек юнәлешләр өчен җаваплы булачак.

Үз компетенцияләре кысаларында технопарк яңа инновацион проектларны җәлеп итәргә, аларга нәтиҗәле финанс инструментларын куллану буенча консультация бирергә, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлекне популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар оештырырга тиеш. Килешү бер елга төзелгән, аны якларның язма килешүе нигезендә озайтып була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International