МегаФон Татарстанда 50дән артык база станциясен эшләтеп җибәрде һәм модернизацияләде

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Ел башыннан МегаФон республиканың 13 районында яшәүчеләрнең смартфоннарында мәгълүматларны тапшыру тизлеген арттырды.

Иң күп йөкләнеш һәм тиз арада мобиль интернетка ихтыяҗ югары дәрәҗәдә булган урыннарны билгеләп, оператор бөтен төбәк буенча 50дән артык база станциясен эшләтеп җибәрде һәм модернизацияләде.

"Татарстанлылар челтәргә йөкли торган мәгълүмат күләме бөтен җирдә дә арта, әмма бу бигрәк тә шәһәрләрдән читтә сизелә. Әйтик, Поповкада база станциясен без берничә ай элек эшләтеп җибәрдек, ә бер кешегә уртача трафик буенча авыл инде өчтән бергә эре район үзәген узып китте", — дип уртаклашты Татарстанда МегаФон директоры Дмитрий Кузнецов.

Оператор инженерлары арта барган йөкләнешне кисәтү өчен челтәрнең сыешлыгын арттырдылар һәм республиканың кечкенә авылларында, бистәләрендә һәм авылларында интернетны тизләттеләр. Биектау районы — Пермяки, Биектау, Баулы районы — Исергәп, Поповка, Питрәч районы — Көек, Званка, Югары Ослан, Түбән Ослан, Введенская бистәсе, Лаеш районы — Егорьево, Алексеевск районы — Биләр, Минзәлә районы — Дуслык, Яшел Үзән районы һәм Спас районы — Идел буе поселогы торак пунктларында төзекләндерү эшләрен бәяли алалар.

Шулай ук Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Нурлатта, Буада, Лениногорскида яңа элемтә объектларын эшләтеп җибәрделәр. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә, тиз һәм тотрыклы LTE-сигнал барлыкка килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International