«Цифровиада» спорт ИТ-фестивале «Урам» паркында 5 меңнән артык кунак җыйды

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

23 июльдә «Урам» экстрим-паркында Татарстанда Цифрлаштыру елына багышланган республика тарихындагы беренче Цифровиада үтте. Чара 5 меңнән артык катнашучыны җыйды.

Тантаналы өлешне Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан циффрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ачты.

"Ике адым аша мат, тиз секундлар, исәптәге аерма, уңышлы старт, лаеклы финиш — һәм җиңү безнеке булачак!",- диде чарада катнашучыларга сәламләү сүзендә Шамил Гафаров.

"Фестивальне оештыру барышында нинди спорт төрләре популяр булачак дигән сорау туды. Нәтиҗәләргә карап, без спорт программасын төзедек. Иң күп тавышны - 30% нәтиҗәсе белән йога җыйды. Йога артыннан популярлык буенча волейбол, футбол, ориентирлашу, самокатлар һәм шахмат буенча мастер-класслар булды", - дип сөйләде Татарстан циффрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Шахмат турнирына 74 катнашучы теркәлде. Стриболга - 10 команда, волейболга – 11, футболга – 8.

Шулай ук чарада лекория зонасы да урнаштырылды, анда спорт, мотивация һәм спорт инновацияләре турында берьюлы берничә бәхәс узды.

Нәни кунаклар өчен мастер-класслар оештырылды һәм аниматорлар эшләде.

Фестивальдә теләге булган һәркем бушлай уен зоналарында, лекорийда, ориентирлашуда, стритболда, пляж волейболында, футболда катнашты, ГТО нормаларын тапшырды, шулай ук Кремль яры буйлап 2 км йөгерә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International