Бүген ИТ-паркта беренче тапкыр Радио һәм элемтә көненә багышланган гаилә фестивале узды

2022 елның 7 мае, шимбә

Радио һәм элемтә көнен бәйрәм итүгә багышланган фестиваль Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында узды. Чара барлык теләүчеләр өчен дә ачык иде.

Гаилә фестивален оештыручылар, Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ИТ-парк, балаларның һәм ата-аналарның игътибарын радиотапшырулар өлкәсендә заманча технологияләргә җәлеп итәргә теләделәр. 

Технопарк каршындагы мәйданчыкта радиоэлемтә һәм коры җир гаскәрләренең тактик звеносында идарә итү өчен билгеләнгән команда-штаб машиналары урнаштырылды, шулай ук Җиңү көне дулкынында хәбәр ителгән радиостанция җәелдерелде. 

ИТ-паркта балалар күп санлы мастер-классларда, роботлар күргәзмәсендә катнаштылар, элемтә тарихы белән таныштылар һәм лекция тыңладылар. Моннан тыш, һәркем БИМ-радионың  ачык радиостудиясеннән турыдан-туры эфирга чыга алды.

"Бүгенге бәйрәмнән бик канәгать калдым. Фестиваль безнең тармакта тагын бер матур традициягә әверелер дип өметләнәм", - дип шәрехләде Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Шулай ук бу көнне ИТ-паркта һөнәри бәйрәмгә багышланган рәсми тантана узды, анда ведомство бүләкләрен элемтә тармагының иң яхшы белгечләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International