6 май көнне Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары һәм администрациясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы истәлегенә элемтәче сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.
Ветераннар алдында сәламләү сүзләре белән Казан шәһәренең Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, "Таттелеком" ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов һәм «Таттелеком» ГАҖ директоры урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы җитәкчесе урынбасары, полиция генерал-майоры Рафил Ногуманов чыгыш ясадылар.
Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты һәм балалар белән үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.