Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарының бердәм платформасын булдыру башланды

2021 елның 10 сентябре, җомга

Татарстанда «ГБО.РФ Газ-мотор ягулыгы базарының бердәм платформасы» сервисын эшләү бара. Ул базарда катнашучыларның барысын да: дәүләт, бизнес һәм кулланучыларны бәйләр дип планлаштырыла.

Проект өстендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы һәм «Мәгълүмати ягулык системалары» ҖЧҖ эшли. Сервис «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты һәм «Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелә.

Проектның төп максаты - базарда катнашучыларның барысын да бер платформада берләштерү, аны үтә күренмәле һәм аңлаешлы итү, нормаларга һәм таләпләргә туры килми торган транспортны эксплуатацияләүдән төшереп калдыру, шулай ук контрафакт газ баллон җиһазларын әйләнештән алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International