Айрат Хәйруллин Тула өлкәсе Хөкүмәте делегациясе өчен Татарстанның цифрлаштыруы турында лекция укыды

2021 елның 23 апреле, җомга

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Тула өлкәсе Хөкүмәте делегациясе алдында чыгыш ясады, ул бу көннәрдә «Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр» программасы буенча укытуда катнаша. Цифрлы министрлык башлыгы кунакларга Иннополис университеты мәйданчыгында Татарстанның санлы процесслары турында лекция укыды. Лекцияне барлыгы 31 кеше тыңлады.

Айрат Хәйруллин үз чыгышын республиканың цифрлы үсешенең гомуми дәрәҗәсе турында сөйләшүдән башлады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан «Цифрлы Россия» («Сколково» тикшеренүе, 2019 ел) регионнары индексында 2 нче урында тора, ә барлыгы ИТ-тармакта республика халкының 3,3% ы эшли. Министр шулай ук ИТ-кадрлар әзерләү һәм цифрлы компетенцияләргә ия булган чыгарылыш сыйныф укучылары санын арттыру өчен Татарстанда үткәрелә торган эшләргә дә тукталды.

Моннан тыш, Айрат Хәйруллин бүген Цифрлы Татарстан үсеш алган өстенлекле юнәлешләр турында сөйләде: дәүләт хезмәтләре республика порталын, электрон документ әйләнеше системасын, бердәм үзәкләштерелгән бухгалтерияне модернизацияләү; дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү, CDTO белән эшләү һ.б. яңа программаларны – «кІТык» һәм «Онлайн-эшмәкәр бул», шулай ук республиканың COVID-19 пандемиясендә булдырылган цифрлы карарларын тәкъдир итте.

Шулай ук министр коллегаларына цифрлы трансформация үзәген – дәүләт структурасында халык өчен файдалы цифрлы продуктлар эшләүче бердәнбер ИТ-компанияне тәкъдим итте. ЦЦТ проектлары арасында – «Мин – мәктәп укучысы», «Мин төзим», «Минем субсидияләр», «Забота», «Локоло», Мәгълүматлар фабрикасы, Лилия телефон роботы һ. б.

Лекция ахырында Айрат Хәйруллин Тула өлкәсеннән килгән коллегалары алдында чыгыш ясауга шат булуын билгеләп үтте һәм тыңлаучыларда туган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International