Айрат Хәйруллин Архангельск өлкәсе губернаторына республиканың цифрлы эшләнмәләрен тәкъдим итте

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанга губернатор Александр Цыбульский җитәкчелегендәге Архангельск өлкәсе делегациясе эш визиты белән килде. Бүген республика кунаклары югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында булдылар, анда өлкә Хөкүмәте һәм «БАРС Груп» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Чарада республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.

Очрашу кысаларында Цифрлы ведомство башлыгы хезмәттәшләренә республиканың цифрлы үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул Архангельск делегациясенә Бердәм документ әйләнеше системасын, «кІТык» ит-компанияләренә ярдәм итү программасын һәм KazanExpress маркетплейсы белән бергә гамәлгә ашырылырга тиешле "Online-эшкуар бул" онлайн-мәйданчыгына сатучыларны җәлеп итү проектын тәкъдим итте.

Моннан тыш, ул республика кунакларын социаль өлкәдә һәм төзелеш тармагында Татарстанның цифрлы эшләнмәләре: «Минем субсидияләр», «Мин төзим» һәм «Локоло» платформалары белән таныштырды.

Шулай ук визит кысаларында Архангельск өлкәсе губернаторы «Цифрлы авыл» сатучыдан башка кибетнең ничек эшләвен шәхсән үзе сынап карады, аны проект авторы, Татарстанда мәгълүмати технологияләр буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев тәкъдир итте, ИТ-парк эшчәнлеге белән танышты, аның турында технопарк директоры Александр Борисов сөйләде.

Үз чиратында, «БАРС Груп» генераль директоры Тимур Әхмәров кунакларга компания һәм аның проектлары турында сөйләде. Очрашу ахырында ул һәм Александр Цыбульский Архангельск өлкәсе территориясендә төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән цифрлы технологияләрне киң колачлау өчен хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Яклар мәгариф, сәламәтлек саклау, цифрлы төзелеш һәм учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге өлкәсендә яңа ИТ-карарлар һәм башка инфраструктур һәм технологик проектлар эшләүне планлаштыра. Шулай ук белем бирү һәм фәнни чаралар үткәрү, укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм итү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International