Татарстан Цифрлаштыру министрлыгы коллегиясендә тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында тармакның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән РТРС Түбән Кама филиалы РТРС - "Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге" цехының радио һәм телевидение чаралары инженеры Фердинант Зиннәтулин бүләкләнде.

«Россия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» мактаулы исеме РТРС филиалының җитештерү лабораториясе әйдәп баручы инженеры Рөстәм Гайсинга бирелде.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар:

  • Дмитрий Кузнецов "Мегафон" ГАҖ Идел Буе филиалының Татарстан буенча төбәк бүлеге директоры;
  • Эмиль Сабитов, «Хакта» ҖЧҖ генераль директоры.

"Фидакарь хезмәт өчен" медале белән «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге» – РТРС филиалының баш инженеры урынбасары Ринат Сабитов бүләкләнде.

Ә «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленә тармак ветераны Станислав Степанов лаек булды.

«Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелде:

  • Фәндалия Вакилова, "Таттелеком" ГАҖ Яр Чаллы ЗУЭСы Актаныш РУЭСы клиентларга хезмәт күрсәтү төркеменең әйдәп баручы инженеры;
  • Азат Гыйниятуллин, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәгенең 2 бүлеге өлкән инженеры;
  • Любовь Процюк, тармак ветераны;
  • Давид Тартаковский, "Информатика" ҖЧҖ директоры.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте "Таттелеком" ГАҖ Кама Тамагы РУЭСының эксплуатация-техник төркеме инженеры Мария Хәйруллинага тапшырылды. Президент рәхмәтенә шулай ук «АйСиЭл - КПО ВС» АҖ коллективы да лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International