"Ирония судьбы" урынына "Карнаваль төне": яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар нинди фильмнар карый

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Татарстанлылар "Ирония судьбы, яки җиңел пар белән" фильмын күбрәк карамый. Совет комедиясе мелодрамасы Яңа ел фильмнарының Топ-10ына кермәгән.

МегаФон ТВ онлайн-кинотеатры мәгълүматлары буенча, быел Американың 1990 елгы «Один дома» Раштуа комедиясе республика киночартларында Россиянең «Елки» Яңа ел альманын узып киткән.

Гадәттәгечә, мондый фильмнар бәйрәм атмосферасын тудыра, бу быел аеруча актуаль. Алда торган гыйнвар каникуллары онлайн-кинотеатрларның популярлыгы арту фонында карау рекордларын узып китәргә тиеш. МегаФон ТВ аналитиклары фаразларына караганда, ел азагына кушымтадан файдаланучылар саны чиреккә артачак.

Топ-10 яңа ел фильмнары. Ел дәвамында Татарстанда сервис кулланучылары караган иң популяр бәйрәм фильмнары исемлегенә чит ил һәм россия гаилә комедияләре, фантастика, мелодрамалар керде. Беренче унлыкка «Один дома» фильмының беренче ике өлеше, «Елки» һәм «Карнавальная ночь» Яңа ел мюзиклы эләккән.

Татарстанлыларның иң популяр бәйрәм фильмнары исемлегендә:

  • «Рождество на двоих»;
  • «Один дома», «Один дома–2»;
  • «Отпуск по обмену»;
  • «Чарли и шоколадня фабрика»;
  • «Здравствуй, папа, Новый год»;
  • «Щелкунчик и четыре королевства»;
  • «Карнавальня ночь»;
  • «Елки», «Елки лохматые», «Елки–2», «Елки–3»;
  • «Рождество»;
  • «Необыкновенная история на Рождество».

Татарстанда ешрак нәрсә карыйлар? Республика халкы кәефне тулы метражлы кино белән генә күтәрми – сериаллар, телевидение һәм мультфильмнар да популяр. Яңа ел каникулларында МегаФон ТВ кулланучылары караган төп телеканаллар беренче, СТС һәм Россия иде. Быелгы сериаллар арасында «Гранд», «Фитнес» һәм «Престоллар уены» алда бара. Сервис мәгълүматлары буенча, балалар өчен иң кирәкле яңа ел мультипликацион фильмнары булды:

  • «Гринч»;
  • «Хранители снов»;
  • «Рождественская история».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International