Россия Почтасы һәм КФҮ эш режимындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәләр

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Россия Почтасы бүлекләренең һәм КФҮ филиалларының эш графиклары үзгәрде.

Шулай итеп, 31 декабрьдә бөтен ил буенча почта бүлекләре бер сәгатькә иртәрәк ябыла. Тәүлек буе эшли торган бүлекләр 1 гыйнварда 10.00 сәгатьтә эшли башлаячак, ә калган бүлекләр өчен 1, 2 һәм 7 гыйнварда ял көннәре булачак.

Бу көннәрдә хат ташучылар почта аша юллама һәм вакытлы матбугат басмаларын китермәячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр, конкрет төбәкләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Россия Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килештерелгән график буенча түләнәчәк.

3,4,5,6,8,9 һәм 10 гыйнварда барлык почта бүлекләре гадәти график буенча эшләячәк.

Бүлекләрнең эш графигын төгәлләштерергә яки картада якын арада ачык почта бүлекчәсен компаниянең pochta.ru сайтында яки мобиль кушымтасында табарга мөмкин.

Моннан тыш, 31 декабрь-10 гыйнвар Татарстанда «Минем документлар» офислары өчен ял көннәре булачак.

Игътибар итегез, якшәмбе, 27 декабрьдә, КФҮ өчен эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.

Казанда КФҮ бүлекләре һәм Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга филиаллары, шулай ук Тукай районында 9:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Район филиалларында эш көне 27 декабрьдә 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International