Цифрлы команда воркшопта яшәүчеләр белән хезмәттәшлек итү платформасын үстерү турында фикер алышты

2020 елның 18 декабре, җомга

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында шәһәр тирәлеге мәсьәләләрен хәл итүгә кешеләрне җәлеп итү өчен Платформа үсеше планнарына багышланган ике көнлек стратегик сессия тәмамланды. Платформаның үз күзаллаулары белән төрле өлкәләрдәге белгечләр, эшмәкәрләр һәм фикер лидерлары уртаклашты. Уртак воркшоп нәтиҗәләре Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллинга тәкъдим ителде.

Узган сессия кысаларында платформаны эшләүчеләр очрашуда катнашучыларга проектның концепциясе турында кыскача сөйләделәр һәм аның үсеш векторлары турында бергәләп фикер алыштылар. Сервис «Локоло» дигән исем алды.

"Локоло" – ул яшәүчене, дәүләт һәм бизнесны берләштерергә тиешле платформа. Бер яктан, татарстанлылар кушымтада төзекләндерү, шәһәр тирәлеген, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнаша, идарәче компанияләр белән аралаша алачак. Ә икенче яктан - платформа бизнесменнарга һәм үзмәшгульләргә үз клиентларына якынрак булырга мөмкинлек бирәчәк.

Воркшопта катнашучылар платформа үсешенең төп векторларын расладылар, юл картасын эшләделәр, «Локоло» функционалын билгеләделәр, кушымта дизайны һәм башкалар буенча фикер алыштылар. Аларның һәркайсы платформа векторларын үстерү буенча үз гипотезаларын күрсәтте.

Ике көнлек эш нәтиҗәләре бүген республиканың Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллинга тәкъдим ителде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар аудиториянең актуаль сорауларын ачыкларга һәм платформалар эшләгәндә дөрес акцентлар урнаштырырга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, «Локоло» платформасын тулы масштаблы эшләтеп җибәрү 2021 елда планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International