Айрат Хәйруллин Сахалин өлкәсеннән килгән коллегаларына республиканың цифрлы үсеше турында сөйләде

2020 елның 13 ноябре, җомга

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Вячеслав Аленьков белән очрашты. Коллегалар ике төбәкнең ИТ-өлкәдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Чарада шулай ук цифрлы ведомство башлыгы урынбасары Радик Гисмятов һәм югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы директоры Александр Борисов катнашты.

Очрашу кысаларында Айрат Хәйруллин хезмәттәшен бүгенге көндә Татарстанда тормышка ашырыла торган цифрлы проектлар белән таныштырды. Аерым алганда, министр республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру процессы, халык һәм хакимият органнарының үзара бәйләнешен гадиләштерүче яңа платформалар эшләү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә цифрлы процесслар турында сөйләде.

Республика кунагы өчен шулай ук ИТ-парк эшчәнлеге белән танышуны үз эченә алган махсус программа әзерләнгән: технопарк бинасы буенча экскурсия, резидентларның проектларын күрсәтү һ. б.

Очрашу ахырында очрашуда катнашучылар киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International