Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы командасы тармак ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген республиканың элемтә тармагы ветераннары Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы, Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр Үзәге исеменнән котлаулар кабул иттеләр.

Министрлык һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр вәкилләре тармак ветераннарына республика җитәкчелегенең шәхси котлауларын тапшырдылар, шулай ук өлкән хезмәттәшләренә тармак үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр. Атказанган хезмәткәрләр «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле билге һәм бүләкләр алдылар.

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, 1993-2005 елларда министрлык белән җитәкчелек иткән Татарстан Республикасының беренче элемтә министры Ринат Җәләловны котлады һәм Татарстан Республикасы Цифрдф үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллинның шәхси котлауларын җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Ринат Гыйният улы Җәләлов ведомствоның беренче министры иде. Ул эшләгән чорда республикада оптик кабель кулланып ике мең километрга якын элемтә линияләре төзелгән, Татарстанның барлык районнары да халыкара автомат телефон элемтәсе белән тәэмин ителгән, зона элемтәсен цифрлаштыру тулысынча төгәлләнгән.

Казан Россиядә коммуналь җайланмаларны цифрлаштыру дәрәҗәсе 100% булган бердәнбер миллионлы шәһәр булды, ә авыл АТСларындагы цифрлы коммутация җиһазларының чагыштырма авырлыгы 70% – ка җиткерелде - бу күрсәткеч Россия буенча уртача күрсәткечтән дүрт тапкыр югары иде. Шулай ук 136 мең номер сыйдырышлы авыл АТСлары төзелде һәм реконструкцияләнде, бу авылның социаль-икътисади үсешендә мөһим фактор булды.

Таксофон челтәрен тирән модернизацияләү эшләре башкарылды. Телевидение һәм радиотапшырулар динамик үсеш алган: халыкны «Татарстан» телевизион программалары белән тәэмин итү 80 тән 99,3% ка кадәр арткан. Моннан тыш, республика территориясендә кәрәзле радиотелефон элемтәсе дә үсеш алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International