Айрат Хәйруллин ИТ-парк директоры вазифасына кандидатлар белән туры эфирда әңгәмә үткәрәчәк

2020 елның 7 августы, җомга

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында технопарк җитәкчесе вазыйфасына ачык конкурсның финал сынаулары узачак. Сигез дәгъвачы технопаркның үсеш стратегиясен Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллинга тәкъдим итәчәк.

Теләгән һәркем ИТ-паркка финалистларны яклап килә яки аны Instagram @digital_tatarstan социаль челтәрендәге министрлык аккаунтында яки безнең Youtube - каналында карый ала (сылтама - https://www.youtube.com/watch?v=V--wjH8tzkU&feature=youtu.be).Трансляция 14: 00 сәгатьтә башлана. Очрашу барышында сез конкурсантларга да, министрга да үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

Исегезгә төшерәбез, ИТ-парк директоры вазыйфасына ачык конкурс июль башында башланды. Конкурска Россиянең төрле шәһәрләреннән 34 кандидат, шул исәптән Мәскәү, Түбән Новгород, Стәрлетамак, Ульяновск, Казан һ.б. килгән иде.

Бүген ИТ-парк резидентлары - 143 компания. 2019 елда гына да алар тарафыннан 3 408 эш урыны булдырылган. ИТ-парк резидентларының эшләнмәләре Татарстанда гына түгел, бөтен Россия территориясендә дә киң кулланыла. Соңгы җиде елда технопаркны Антон Грачев җитәкләде, ул июль аенда Швейцария халыкара Schaffhausen Institute of Technology фәнни-тикшеренү институтына эшкә күчү сәбәпле, вазыйфасыннан китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International