Казан-Кайнау ноктасына 1 ел була

2020 елның 23 мае, шимбә

2019 елның 23 маенда югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында «Казан-кайнву ноктасы» күмәк эш пространствосы булдырылды. «Казан-кайнау ноктасы» эшчәнлегенең төп юнәлешләре - цифрлы трансформация, тотрыклы үсеш һәм халыкара кооперация, ә төп бурычы - төбәкнең чимал булмаган экспорт потенциалын үстерү.

Бер ел эчендә "Казан-кайнау ноктасы"нда 387 чара узды: мастер-класслар, лекцияләр, тренинглар, хакатоннарга кадәр, иҗтимагый тыңлаулар, форсайт-сессияләр, аларда 9 278 кеше катнашты.

Мәсәлән, 2019 елның августында әлеге мәйданчыкта "Смартека "акыллы карарлар китапханәсе" системалы инициативасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган беренче стратегик сессия узды. "Смартека" – Россия Федерациясе субъектлары үсешенең иң яхшы практикаларының бердәм мәгълүмати киңлеген тәэмин итүче системалы инициатива.

Казан-кайнау ноктасында шулай ук дәүләт һәм бизнес вәкилләре өчен- «DigITall» – Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясен булдыру буенча беренче форсайт-сессия узды.

«Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады» III Халыкара форумы кысаларында катнашучылар Татарстан һәм Россия төбәкләре предприятиеләре һәм оешмаларының коммерцияләштерү, идарә итү, саклау һәм интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен яклау белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Казан мәйданчыгында шулай ук тотрыклы үсеш максатлары мультипликаторлары өчен тренинг-курс узды. Тренинг-курс ахырында Яшьләр дипломатиясе академиясе проектлары кысаларында яшьләр арасында алга таба агарту эшчәнлеге өчен тотрыклы үсеш максатлары мультипликаторлары берләшмәсе формалаштырылды.

Казан-кайнау ноктасы - экспортка сәләтле булган проектларны үстерүнең бердәм киңлеге. Монда төрле юнәлештәге чаралар, шул исәптән IT-бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, стартап-проектлар өчен: #GENSTalks-транспорт өлкәсендәге проектлар өчен чара; МТС компаниясеннән технологик стартаплар өчен мастер-класслар; "Преактум" Кубогы: киләчәк практикасы" Бөтенроссия мәктәп һәм студентлар эшмәкәрлек проектлары конкурсы һ.б. үткәрелә.

Казан-кайнау ноктасы шулай ук Global Shapers Community, Computer Science Club, ПСО «Лиза Алерт», «Россия лидерлары» берләшмәсе һ.б. чаралар уздыра.

Бер ел эчендә коллектив эш киңлеге эшкуарларны, студентларны, галимнәрне, актив яшьләрне, Татарстан Республикасында инновацион проектларны булдыручы һәм үстерүче хакимият органнары һәм фәнни учреждениеләр вәкилләрен җәлеп итү урынына әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International