Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында Рөстәм Миңнеханов һәм Людмила Огородова булды

2017 елның 1 сентябре, җомга
Татарстан Президенты Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы укучыларына: Сез сайлаган һөнәрләр бүген иң кирәклеләр арасында

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар.

Аларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрделәр. 

Кунаклар уку корпусын, "Тавыш һәм телевизион тапшыру", "Электр элемтәсенең цифрлы системасы", Ворлдскиллс чемпионатына җыелма команданы әзерләү өчен тренировкалар полигонын карадылар. Шулай ук кунаклар техникум нигезендә эшләүче яңартылган элемтә тарихы музее экспозициясе белән таныштылар. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Людмила Огородова Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнаштылар. 

Татарстан Президенты техникумның җиһазлануы дәрәҗәсен югары бәяләде. "Без күргәннәрнең барысы да дөнья стандартларына туры килә, - диде ул. - Сез сайлаган һөнәрләр бүген иң кирәклеләр арасында. Заманча шартларда барысы да бик тиз үзгәрә. Әлеге үзәк безнең кешеләр ресурсларын иң әһәмиятле бурычларга юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, техникумга укырга керүгә конкурс зур - бер урынга 5 кеше. "Димәк, биредә яхшыларның яхшысы белем ала. Алда әле зур максатлар бар. Быел Абу-Дабида Ворлдскиллс дөнья чемпионаты узачак. Ә 2019 елда бу зур чараны Казан кабул итәчәк. Без сезгә ярдәм итәчәкбез, чөнки илебез эшче һөнәрләр беренчелегендә яхшы чыгыш ясарга тиеш", - диде ТР Президенты. 

Людмила Огородова сүзләренчә, ул быел Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында берничә кат булган. "Россиянең социаль-икътисадый үсеше өчен профессональ эшче кадрларны һәм яңа белгечләрне әзерләү зур әһәмияткә ия. Бигрәк тә глобаль базарларда илебез җиңүе мөһим: технологияләр, Россия үзенең өстенллеген күрсәтә торган дөнья чемпионатларында җиңү", - дип ассызыклады ул. "Татарстан - урта профессиональ мәгариф системасында лидер. Шуңа илдә ачылган җиде төбәкара компетенцияләр үзәкләрнең берсе сезнең техникум нигезендә оештырылган", - дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International