Хәйруллин
Айрат Ринат улы
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
8 (843) 231-77-01
Факс:
8 (843) 292-40-14
БИОГРАФИЯ
1981 елның 11 декабрендә туган.

2003 елда Казан дәүләт технология университетының социаль-икътисадый факультетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда Баулы кирпеч заводында укладчы-сортировщик булып башлаган.

2002 елдан – Татарстан Республикасы элемтә министрлыгында
I категорияле белгеч.

2003-2007 елларда – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгында әйдәүче белгеч, баш белгеч, бүлек башлыгы.

2007 елның мартыннан - "Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге" дәүләт учреждениесе генераль директоры урынбасары.

2008 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат коммуникацияләре, мәгълүматны яклау һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән.

2010 елның 23 апреленнән – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе урынбасары.

2011 елның 1 гыйнварыннан – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Эшләр белән идарәче.

2012 елның 31 маеннан – Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе.

2015 елның 02 мартында - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы

2015 елның 02 апреленнән - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

2015 елның 23 сентябрьдән - Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре Советы рәисе.

2019 елның 05 июннән - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Социология фәннәре кандидаты (2007), МВА КДФИИ Программасын эшлекле администрацияләү остасы (2010). Executive MBA Colorado State University программасы буенча уку узган (2014).

«Ак барс холдинг» ААҖ, «Таттелеком» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, «Горький ис. Зеленодольск суднолар төзү заводы» ААҖ Директорлар советлары әгъзасы.

Бүләкләре: «Мәгълүматны яклауның дәүләт системасын ныгыту өчен» I дәрәҗә Россия ФСТЭК медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте.

Өйләнгән. Улы бар.

Мавыгулары – фотография, хоккей, йөзү.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International