102 / 10000 ТАТАРСКИЙ Перевести вGoogleBing Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге Татарстан халкын «Мин төзим» проекты буенча ачык фикер алышуга чакыра

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

19 февральдә 17:00 сәгатьтә Казан ИТ-паркының кайнау ноктасында Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең республика халкы белән беренче ачык очрашуы узачак. Очрашуга, кулланучы күзлегеннән караганда, суперсервисны ничек камилләштерергә мөмкин булуын бәяләү өчен, кайчандыр йорт салучылар яки төзүчеләр чакырыла.

"Мин төзим" - төзелеш өлкәсендәге барлык хезмәтләрне дә актив режимда карап булачак цифрлы сервис. Аның ярдәмендә кулланучы җир участогын үз профильләрендә сайлап ала, төзелеш башлану турында хәбәрнамә бирә, адрес бирә, челтәрләргә тоташу өчен теге яки бу килешү проектын ала, булачак йорт проектын сайлый, кадастр инженерын сайлый, төзелеш тәмамлануы турында хәбәр итә, милек хокукын терки ала. Очрашуда Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм цифрлы трансформация үзәге белгечләре төзелеш барышында республикада яшәүчеләрнең нинди кыенлыклар белән очрашуы, яңа суперсервиста нинди хезмәтләр һәм функцияләр күрергә теләве турында фикер алышачак. «Без һәр суперсервисның Татарстан халкы ихтыяҗларына тулысынча ориентлашуын телибез. Алар ярдәмендә һәрберегез теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тиз һәм уңайлы итеп ала алсын өчен. Очрашуда катнашып, Сез эшләүчеләр командасының бер өлеше булачаксыз һәм Татарстанның беренче суперсервисларын булдыруга үз өлешегезне кертә аласыз", - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстанда 7 республика суперсервисы булдырылачак һәм эшли башлаячак – Мин төзим, Сәламәтлегем, Мин - мәктәп укучысы, Мин - әни, Минем дозор, Мин – гражданин һәм Минем субсидияләрем.  Әлеге проектларның һәрберсе буенча ТР санлы трансформация үзәге ачык фикер алышу форматында Татарстан Республикасының актив халкы белән очрашу уздырырга планлаштыра.

Очрашуда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://forms кgle/NELE6xjeHEL6iMLB7

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International