Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы атамасы үзгәртеләчәк

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

«Компетенцияләр төбәкара үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы инициативасы белән «Компетенцияләр халыкара үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы»дип аталачак.

Тиешле карарга республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Учреждение устав документларына кирәкле үзгәрешләр ике ай дәвамында кертеләчәк.

Бүген Казан элемтә электр техникумы - Идел буе регионында заманча укыту-матди база һәм югары фәнни-җитештерү потенциалы булган алдынгы элемтә уку йортларының берсе. Хәзерге вакытта техникумда 2000нән артык кеше белем ала, шуларның 1300дән артыгы көндезге бүлектә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International