Айрат Хәйруллин "Цифрлы муниципалитет" РФ Дәүләт Советы төркеменең беренче утырышын үткәрде

2019 елның 27 сентябре, җомга

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә РФ Дәүләт Советы эш төркеменең «Коммуникация, элемтә, цифрлы икътисад» «Цифрлы муниципалитет» төркеменең беренче утырышы узды. Исегезгә төшерәбез, подгруппаның рәисе - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, төркемчәнең төп бурычы – цифрлы технологияләр ярдәмендә һәр муниципалитетта тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү. Моның өчен цифрлы муниципалитет концепциясен формалаштырырга, регионнар тәҗрибәсен анализларга һәм иң яхшы практиканы сайларга, шулай ук законнар базасына төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк.

Төркем эше барышында гражданнарның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты индикаторларына уңай йогынты ясаячак сервислар эшләү күздә тотыла.

Әйтик, кешеләр үзләре өчен мөһим инфраструктура объектлары барлыкка килү өчен тавыш бирә, әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтә яки балалар өчен туры килә торган түгәрәкләр һәм секцияләр сайлый ала. Һәм болар барысы да үзләренең смартфоннарында.

Муниципалитетларның - күчемсез милек объектларының, җир кишәрлекләренең ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өчен дәүләт-шәхси партнерлык формаларын үстерүгә зур игътибар биреләчәк. Бу объектларны эшмәкәрләргә бизнес алып бару өчен тәкъдим итәргә мөмкин, шул ук вакытта муниципалитетлар үзләре өстәмә керем чыганаклары алачак.

Цифрлы муниципалитетның мөһим принцибы - ачыклык һәм үтә күренмәлелек. Кешеләр дәүләт органнарының ачык хисапларына гади һәм аңлаешлы рәвештә үтеп керү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Бу халыкның хакимияткә карата ышаныч дәрәҗәсен арттырачак һәм халыкның бюджет акчаларының нәрсәгә тотылуын аңлавын формалаштырачак.

Беренче утырыш кысаларында Россия төбәкләрендә цифрлаштыру үсешен алып баручы төркем катнашучылары цифрлы муниципалитет концепциясе буенча берничә идея тәкъдим иттеләр. Тәкъдимнәр, әйтик, кече торак пунктларда элемтә инфраструктурасын үстерү, кешеләр өчен интернеттан "ял зоналары" булдыру һәм аларның шәхси мәгълүматларының куркынычсызлыгын арттыру турында иде.

Фото: Казан Экспо

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International