Һәр сишәмбе ТР элемтә министрлыгында - IT-эшмәкәр сәгате

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

IT-эшмәкәрләр игътибарына! Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрына сорауларыгыз бармы, әллә министрлык эшен яхшыртырга һәм Татарстан Республикасы икътисады үсешенә өлеш кертергә булышыр идеяләрегез бармы? Һәр сишәмбе 14:00 сәгатьтә Сезне Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында IT-эшмәкәр сәгатенә көтеп калабыз.

Гражданнарны кабул итүнең беренче көнендә Айрат Хәйруллин милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Татнетны үстерү фонды проектлары белән танышты һәм фонд җитәкчесе белән берлектә татар телен өйрәнү буенча кирәкле һәм конкурентлы онлайн-платформа булдыру мөмкинлеген карады.

Шулай ук компания вәкилләре белән эш командировкаларын үзәкләштереп рәсмиләштерүнең онлайн-платформа дәүләт органнары эшенә кертү, шулай ук белем бирү процессында виртуаль чынбарлык технологияләрен куллану темасына очрашу узды.

IT-эшмәкәр сәгатенә электрон почта аша язылырга мөмкин: mic.priem@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International