Бүген Казанда эш сәфәре кысаларында РФ гадәттән тыш хәлләр буенча министры Владимир Пучков Татарстанның «ГЛОНАСС +112» системасы эшчәнлеге белән танышты. Казан ИТ-паркы буенча кунакны Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр минисиры Рәфис Хабибуллин һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмагилов озатып йөрде.