Электрон дәүләт хезмәтләре

“Электрон Татарстан” проектын тормышка ашыруның төп күрсәткечләре:

Татарстан Республикасында 2011 елның июль аенда 1 миллион тирәсе ( ягъни январь аена караганда 4 тапкыр артык) дәүләт хезмәте электрон рәвештә башкарылган.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә башкару электрон информацион киосклар (инфоматлар) аша һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru, мобиль версиясе (m.tatar.ru) оештырылган.

Хәзер гражданнар белән бәйләнешле бу каналлар аша 25 дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтелә.

Порталда мондый мөмкинлекләр бар: хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза биреп була; хезмәтләрне “on-line” түләргә ( дәүләт пошлиналарын, административ штрафларны, салым бурычларын, торак-коммуналь хезмәтләре, элемтә (телефония, Интернет, телевидение һ.б. лар) өчен түләргә, электрон чиратларга язылырга ( дәүләт һәм муниципалитет учреңдениеләре белгечләренә) була.

Бүген Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 25 проценты электрон рәвештә түләнә, чит ил паспортларының 19 проценты электрон рәвештә тутырыла. Кайбер хезмәтләрне электрон рәвештә алуны кулланучылар кулайрак күрә: балалар бакчасына гаризаларның 59 проценты электрон рәвештә бирелде, ЗАГСка язылу өчен гаризаларның 74 проценты электрон рәвештә кабул ителде.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне республиканың барлык муниципаль районнарында зур идарәче компанияләре Портал аша кабул итә.

МИНЕМ ГАИЛӘМ. Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчергәч, көндәлек проблемалар минимум вакыт таләп итә торган күңелгә ятышлы эшкә әверелде. Без Татарстанда яшәүчеләр  күп вакытларын гаиләләре белән бергә уздырсын, дип кайгыртабыз. Шуңа күрә ЗАГСка гариза бирергә, баланы бакчага язырга һәм башка күп эшләрне хәзер өйдән чыкмыйча- чиновниклар белән түгел, ә якыннарыгыз белән аралашып - эшләргә була.
 

МИНЕМ ЙОРТЫМ. Үз йортыңны яхшылап кайгыртыр өчен, аннан ерак китмәскә кирәк, дип уйлыйбыз. Яңа электрон сервислар кулланып, хәзер һәр татарстанлы коммуналь хезмәтләр өчен түләүне, үз торагы турында мәгълүмат алуны компьютер артында утырып та башкара ала. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru порталыннан файдаланырга кирәк.
 


МИНЕМ СӘЛАМӘТЛЕГЕМ. Табибларгабаргач, чиратта утырып вакыт сарыф итү бик күңелсез хәл, беләбез. Шуңа күрә “тере” чиратны электрон иттек. Татарстанда медицина белгечләренә Интернет аша язылып, билгеләнгән вакытка гына килеп була. Пациентка да уңайлы, табибка да эш җиңелләшә.
 
МИНЕМ ЮЛ ЙӨРҮЕМ. Замандашымның идеаль тормыш стиле – ашыкмаска һәм һәрҗиргә өлгерергә. Татарстанда без дәүләт хезмәтләрен уңайлы вакытта һәм комфортлы шартларда башкару өчен электрон сервислар булдырабыз - uslugi.tatarstan.ru порталында.

МИНЕМ ЭШЕМ. Без электрон сервисларны Татарстан Республикасының һәрбер кешесе эшкә күтәренке күңел белән барып, эштән дә күтәренке күңел белән кайтсынөчен, аның иртәгесе ышанычлы булсын өчен, чиратсыз һәм артык визитларсыз гына кирәкле хезмәтләрне алсын өчен булдырабыз.

МИНЕМ ТҮЛӘҮЛӘРЕМ. Барыбыз да белә: салымнар түләнеп бетсә, йокы тынычрак була. Шуңа күрә uslugi.tatarstan.ru порталында без төрле бурычлар турында мәгълүмат алып, аларны оператив түләү сервисын булдырабыз.



Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International