Электрон мәгариф

Эшләнелгән

“Татарстан Республикасында электрон мәгариф” (edu.tatar.ru) мәгълүмати системасында 90 мең укытучы, 460 мең укучы һәм 350 мең балаларның әти-әниләре теркәлгән.

Укытучыларның 100% һәркөнне мәктәптә һәм өйдә электрон журналлар белән эш итә.

Портал кысаларында укыту әдәби дәреслекләрнең электрон фонды булдырылган.

74 укыту учреждение өчен экологик карта эшләнгән.

Автоматик рәвештә укучының уку йортында булу/булмавын смартфоннар һәм карта белән теркәп бару системасы уйланылган (пилот проект Яшел Үзән районында тормышка ашырган).

“ТР электрон мәгариф” системасына башлангыч һәм урта профессиональ мәгариф кертелгән.

 

Киләчәктә эшләнәчәк

“Татарстан Республикасында электрон мәгариф” Порталы белән куллануга укытучылар өчен махсус элемтә тарифы кертеләчәк.

Белем бирү йортлары һәм министрлыклар белән эффектив үзара бәйләнеш нияте белән электрон документ әйләнешен кертү.

Дистанцион уку һәм цифралы мәгариф ресурсларын үстерү.

“Татарстан Республикасында электрон мәгариф” порталын гомуми, урта һәм югары белем бирү уку йортлары өчен бердәм портал эшләү, биредә укучының уңышлары белән  электрон протфолио, зачеткалар, кампус карта урнаштыру ниятләнә.

Соңгы яңарту: 2022 елның 14 декабре, 10:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International